«Сабалета» КВН Лигасының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү чарасында катнашты
Бәйрәм чарасы Яр Чаллы шәһәрендә узды
Яр Чаллыда «Сабалета» командасы татар КВН Лигасының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү чарасында катнашты. Бу чара юмор һәм иҗат сөючеләр өчен чын вакыйгага әверелде! Берничә көннән соң, 13 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова концертлар залында татар КВН Лигасы чемпионнары кубогы һәм Фәридә Якуповна исемендәге «Көзге кубок» узды. «Әйдэ, ШаяРТ "җыелма командасы составына "Сабалета" командасы да кергән иде. Команда оста уен күрсәтте һәм чын мәгънәсендә кичәнең якты бизәге булды.
Тиздән 14 декабрьдә Казанда «Эйдэ ШаяРТ»ның финал уеннары узачак. «Сабалета» командасына уңышлы чыгыш ясауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев