Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабалетто» командасы «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җиңүчесе булды

Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән 12 команда «ТНВ» каналындагы телевизион сезонга – чирекфиналга сайлап алынган, Алар арасында райондашларыбыз да бар.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән килгән 27 команда көч сынашты . Гран-Пприга Казан федераль университетының бер кешедән торган «Дилүс улы» командасы лаек булды. Аңа 50 мең сум тапшырылды.

 Командалар өч блокка бүленеп чыгыш ясады. Алар арасында мәктәп укучылары да, олырак яшьтәгеләре дә бар иде. Фестивальне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды», - диде «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы оештыручылары.

«Татар КВНы аша яшьләрне татар теленә җәлеп итү – зур эш. Шуның өчен әлеге чараны оештыручы һәркемгә бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә безнең комиссия әлеге юнәлешне хуплар дип өметләнәм», – дип сөйләгән Камил Ногаев. Уенчыларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татар КВН лигасының дусты Айдар Хисаметдинов бәяләгән.

Оештыручылар әйтүенчә, мәзәкләр төрле темага багышланган: Татарстан районнарындагы вәзгыять, мәктәптә белем алу, Сабантуй бәйрәме, яшьләр һ.б.

Номинацияләр һәм урыннар исемлеге:

  • «Фестиваль ачылышы» — «Урыссу татар яшьләре» командасы (Ютазы районы). Бүләк – 5 мең сум.
  • «Иң яхшы музыкаль номер» — «Теге ни» командасы (Казан шәһәре). Бүләк – 5 мең сум.
  • «Иң яхшы мәзәк» — «БСШ егетләре» командасы (Балтач районы). Бүләк – 5 мең сум.
  • «Иң яхшы актриса» — «Әби-бабай оныклары» командасы (Биектау районы).
  • «Иң яхшы актер» — Искәндәр — «Изи» командасы (Мамадыш районы).
  • 1 урын — «Сабалетта» командасы (Саба районы). Бүләк – 20 мең сум.
  • 2 урын — «Яратам» командасы (Казан медицина көллияте). Бүләк – 10 мең сум.
  • 3 урын — «Керәшеннәр» командасы (Казан). Бүләк – 5 мең сум.

«Сәхнәдә чыгыш ясаган һәрбер такымга рәхмәтлемен. Кемдер саф татар телендә сөйләшергә әле өйрәнеп кенә килә. Шуңа да карамастан, сәхнәдә чыгыш ясарга оялмагыз, алга таба да камилләшегез. Татарча фикер йөртеп, татар телендә мәзәкләр сөйләү – лаеклы эш. Бу эшне ташламагыз. Чөнки сезнең алда киләчәгегез зур: сез көндәшлеккә сәләтле булачаксыз», – дип сөйләгән Алия Заһидуллина.

Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән 12 команданы «ТНВ» каналындагы телевизион сезонга – чирекфиналга сайлап алганнар. Алар:

  • «Нәмәкәй» (Актаныш районы)
  • «Дилюс улы» (Казан)
  • Керәшеннәр җыелма командасы
  • «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы)
  • «Яратам» (Казан медицина көллияте)
  • «Изи» (Мамадыш районы)
  • «Теге ни» (Казан, 27нче гимназия)
  • «Дөбер-шатр» (Сарман районы)
  • «Безнекеләр» (Чирмешән районы)
  • «Урыссу татар яшьләре» + «Бәй бәй рәкә» (Ютазы районы)
  • «Дуслык» (Тәтеш районы)
  • «Сабалета» (Саба районы)

Моннан тыш, быел җәй Чаллы, Әлмәт, Буа, Саба, Нурлат, Казан шәһәрләрендә алты зональ уен узачак. Аларның җиңүчеләре турыдан-туры телесезонның чирекфиналына узачак. Ә 18 команданы «Әйдә ШаяРТ»ның киләсе уенында сентябрьдә күреп булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – 5 ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максаты – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
  • Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aida-sayart-tatar-kvn-ligasynda-ber-keselek-komanda-inde-5887721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев