Сабаның «Сабалета» командасы «Әйдә шаяРТ» татар КВН лигасында ярымфиналга чыкты
2 июнь көнне, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 1/4 финал уены үтте.
Сабаның «Сабалета» командасы "Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасында 1 урынны алып, ярымфиналга чыкты. Егет-кызларыбыз 6 көчле команда белән көч сынашты, алар арасында, «Мәхәббәт», «Черемшан», «Супер Крәшен», «Аграрный», «Татмак», «Чулман» командалары бар иде. Саба районыннан "Сабалетта" командасы үзләренең үзенчәлекле чыгышлары беренче урын яулады.
Командаларны Татарстанның шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамил Агдеев, ТНВ каналының алып баручысы Айваз Садыров, җырчы Рамил Закиров, Татарстан Республикасының халык артисты, актер һәм җырчы Ринат Рәхмәтуллин, Лайфстайл-блогер, җәмәгать эшлеклесе һәм «бәхет копилкасы» хәйрия акциясенә нигез салучы Алинә Гыймалтдинова бәя бирделәр.
"Сабалетта"командасын бу җинүе белән котлыйбыз һәм алда булачак ярымфиналда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев