Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Шатлык» балалар бакчасына йөрүчеләр кошларны яңа «фатирлы» итте

Безгә үз тирәбезгә кайтып елыша торган сыерчыклар аеруча якын, аларны барыбыз да көтеп ала. Каралты-кура тирәсенә, әзер «өй»гә урнашырга күнеккән канатлы дусларыбыз килгәнче, ояларның узган елгыларын чистартып эләргә кирәк. Тузганы урынына яңаны ясап кую бигрәк тә әйбәт.

Сабанын 1 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы балалары нәкъ шулай эшли дә. Балалар кошларны каршы алырга алдан ук әзерләнә башлый. Сыерчык ояларын никадәр күбрәк ясасак, канатлы дусларыбыз өчен шулкадәр әйбәт булачак, диләр алар. Һәр кеше бер генә оя ясап элсә дә, сыерчыклар өчен зур ярдәм була бит. Шул унайдан 6 нчы апрель конне балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркеме белән Сабаның Җиңүнең 55 еллыгы урамында үсүче каен агачарына урманчылар белән берлектә сыерчык оялары урнаштырылды, - дип хәбәр итә Саба шәһәр җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев