Сак булыгыз: бруцеллез!
Ике көн элек Балык Бистәсе районы Бикчурай авылында мөгезле эре терлекләрдә куркыныч йогышлы чир – бруцеллез авыруы таралуы билгеле булды.
Әлеге авыру шәхси эшмәкәр “Хабибуллин” хуҗалыгында табылды. Шул уңайдан 27 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карары нигезендә хуҗалыкта һәм Бикчурай авылында карантин игълан ителде. Бу торак пункт районыбызның Төбәк авылыннан туры юлдан 17 километр ераклыкта гына урнашкан. Шуның өчен Саба районы халкына аеруча сак булырга, урамда мал сатып йөрүче алыпсатарлардан мал алмаска, үзегезнең хуҗалыгыгызга билгесез кешеләрне кертмәскә киңәш ителә. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм мал тоту белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә үзләренең хуҗалыкларына килгән һәрбер техникага (сөт алып килүче машинамы, азык кертүче трактормы) һәммәсенә дезинфекция ясау мәҗбүри.
Бруцеллез бик куркыныч чирләрдән санала. Аның белән хайваннар гына түгел, кешеләр дә авырый. Кеше берничә ай эчендә инвалид калырга мөмкин. Бруцеллез авыруы кешегә авыру малның итеннән, сөтеннән, каныннан һәм сидегеннән эләгергә мөмкин. Һәркемнән саклык һәм уяулык сорала.
Бруцеллез бактерияләре иттә ярты елга кадәр саклана, туңдырганда да юкка чыкмый. Авыруга тарымас өчен
ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга кирәк.
Район ветеринария берләшмәсе.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев