Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдән балалар бакчасы мөдире Гөлнара Давыдова «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясендә «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясе дипломы белән бүләкләнде

«Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән хезмәткәрләргә бирелә.

   2025 елда әлеге премиядә катнашуга 61 меңнән артык гариза бирелгән. Алар арасында -  Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Наил кызы Давыдова да бар. Ул  «Заманча балалар бакчасы кысаларында милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү» проекты белән катнашып, җитәкченең эш тәҗрибәсен күрсәтте. Гөлнара Наил кызы премиянең 4 этабын уңышлы үтеп «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә җирле үзидарәне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән һөнәри өлеше өчен диплом белән бүләкләнде. Без аны  чын күңелдән котлыйбыз! Бу уңыш киләчәк казанышлар һәм ачышлар өчен башлангыч нокта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев