Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Шәмәрдән участок хастаханәсенең табиб-терапевты Ләйсән Хаҗиева сәламәт яшәү рәвеше дәресе үткәрде

Чара азагында викторина оештырылды, аның ярдәмендә катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерде.

 Бүген Саба районының Мичәнбаш авылы клубында Шәмәрдән участок хастаханәсенең табиб-терапевты Ләйсән Фирхәт кызы Хаҗиева сәламәт яшәү рәвеше дәресе үткәрде.

 Очрашу бик җанлы һәм кызыклы булды: халык табибны кызыксынып тыңлады, актив рәвештә сораулар бирде һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чара азагында викторина оештырылды, аның ярдәмендә катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерде.

Җиңүчеләр файдалы призлар — тонометр һәм көндәлек тормышта кирәк булачак оригиналь дару савытлары алдылар. Очрашу тәмамлангач, халык Ләйсән Фирхәт кызына кызыклы һәм аңлаешлы мәгълүмат биргәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мондый очрашуларны мөмкин кадәр ешрак уздыруны сорады. Мондый чаралар медицина белемен арттырып кына калмый, табиб белән пациентларның ышанычын да ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев