Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Расих Закировны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләп, район башлыгының Котлау хатын тапшырдылар.

 Расих  Газиҗан улы Яңа Арташ авылында дөньяга килә. Кечкенә чагында гаиләләре белән Шәмәрдәнгә күченәләр. Мәктәптә 7  класс белем алганнан соң, ул Кукмара киез итек комбинатына эшкә урнаша. 2-3 ел эшләгәннән соң , армия сафларына алына. Хезмәте төгәлләнгәч, Свердлау өлкәсендә урман хуҗалыгында тракторчы булып эшли.  Аннан соң Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә 8 ел монтажчы, Ташкент шәһәрендә 15 ел кранчы булып  хезмәт куя. 1985 елда Шәмәрдәнгә кайта һәм ит комбинатының котельныена эшкә урнаша, шунда 20 ел хезмәт куйганнан соң, лаеклы ялга чыга. Расих Газиҗан улы бүгенге көндә  бер ялгызы гомер кичерә (тормыш иптәше күптән вафат). Аның улы һәм кызы Чиләбе шәһәрендә яшиләр,4 оныгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев