Шәмәрдәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган Хәтер һәм рәхмәт кичәсе узды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган Хәтер һәм рәхмәт кичәсе геройларыбыз һәм аларның якыннарының язмышына битараф булмаганнарны җыйды. Чара укытучы Дилбәр Гайнуллина инициативасы оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев сәламләде. Үзешчән артистлар һәм Шәмәрдән музыка мәктәбе коллективы чыгышлары очрашуга ямь өстәде, тынлы оркестр тирән эчтәлекле композицияләр башкарды. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев