Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә районыбызның иң иҗади гаиләләрен ачыкладылар

Конкурс гаиләләргә үз сәләтләрен күрсәтү һәм гаилә традицияләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек тудырды.

  5 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Гаилә елына багышланган «Саба районының иҗади гаиләләре» район конкурсы узды.  Конкурсның максаты: рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен формалаштыру. Конкурсны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бишек җыры» вокаль-театральләштерелгән постановкасы белән ачтылар.  Конкурста Саба районының гаилә коллективлары катнашты. Конкурсантлар вокаль-инструменталь композицияләр, нәфис сүз, вокал, бию, гамәли сәнгать тәкъдим иттеләр. Конкурс җылы һәм дуслык атмосферасында узды, тамашачылар катнашучыларны бик теләп якладылар һәм аларга алкышлар белән ярдәм иттеләр. Конкурс ахырында Саба районы мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин котлау сүзе белән чыгыш ясады. Барлык гаиләләр дә район башлыгының дипломнары һәм призлары белән бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев