Шәмәрдәндәге шәхси йорттагы янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булган
Район яңалыклары

Шәмәрдәндәге шәхси йорттагы янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булган

Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.


Шәмәрдәндәге шәхси йорттагы янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Ут ике катлы шәхси йортта чыккан, анда икенче катта 6 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһазлар янган.

Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Тикшерүчеләр ут чыгуга челтәр фильтрының артык йөкләнеше китерергә мөмкин икәнлеген ачыклаганнар. Аңа бер үк вакытта берничә электр приборы тоташтырылган булган.


Нет комментариев