Билгеле булганча, 7 ноябрь көнне Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узды
Акциядә Шәмәрдән авылы балалар китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм теләге булучы һәркем зур этнографик диктантта катнаштылар. Катнашучылар тест форматында 30 бирем үтәделәр. Сорауларның өчтән ике өлеше тулаем илнең мәдәнияте һәм өчтән бер өлеше Татарстан Республикасының үзенчәлекләре белән бәйле иде. Дөрес җавап сайлау өчен өстәмә белем һәм эрудиция таләп ителде.



Нет комментариев