Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сәнәгать калдыклары проблемасы хәл ителә

Узган атнада Шәмәрдән авылында «Имеральд» җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгында “Ачык ишекләр” көне узды: сәнәгать калдыкларын термик утильләштерү өчен кулланылучы МИГ җайланмасын тәкъдир иттеләр.

Чарада калдыкларны юк итүгә заманча технологияләр кертү белән кызыксынган Норильск, Нижневартовск, Ямал һәм Россиянең башка төбәкләреннән 30дан артык сәнәгать предприятиеләре, экология хезмәтләре һәм профильле оешма вәкилләре катнашты. Кунаклар компаниянең җитештерү мәйданчыгы белән таныштылар, МИГ җиһазларын эксплуатацияләүнең реаль шартларын күрделәр һәм техник белгечләрдән эш принциплары, конструктив үзенчәлекләре һәм җайланманы калдыкларның конкрет төрләренә яраклаштыру мөмкинлекләре турында җентекле аңлатма алдылар.

  МИГ технологиясенең III–V класслы калдыкларны җитештерү мәйданчыгында ук утильләштерү, калдыклар белән эш итүгә чыгымнарны киметү, югары җитештерүчәнлек, комплектацияне индивидуаль сайлап алу, шулай ук дәүләт экология экспертизасы бәяләмәсенең вакыты чикләнмәгән булуы кебек гамәли өстенлекләренә аерым игътибар бирелде. Җайланманың эш тәртипләре белән ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Марат Галиев таныштырды, катнашучыларның күптөрле сорауларына җавап бирде.

   Производство өлешеннән соң катнашучылар Миңгәр авылына килде. Биредә 2025-2026 еллардагы экологик законнардагы актуаль үзгәрешләргә, инвентарьлаштыру һәм ташландыкларны нормалаштыру мәсьәләләренә, шулай ук бизнесны яңа таләпләргә яраклаштыруның гамәли алымнарына багышланган белем бирү семинары узды.

  Чара техник белгечләр һәм «Имеральд» җәмгыятенең коммерция бүлеге белән индивидуаль консультацияләр белән тәмамланды. Катнашучылар үз калдыкларының үзенчәлекләре, җитештерү бурычлары һәм җайланмаларны гамәлгә кертү вариантлары турында фикер алыштылар, техник белгечләрдән төрле киңәшләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев