Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сәрдә авылында Сабантуйга бирнә җыйганда тыл хезмәтчәннәрен дә бүләкләгәннәр

Сабантуйга бүләк җыю йоласы Сәрдә авылында да гармун һәм баян тавышлары, халык җырлары белән үрелеп барды.

  Авыл халкы бирнә җыючыларны кунакчыл каршы алды, бәйгеләргә, Сабантуйда уеннар һәм ярышлар үткәрүгә юмарт бүләкләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде. Бу йола Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын яктыртып үткәрелде. Бизәлгән автомобильләр әзерләнгән иде. Аларны хәрби формаларда катнашучылар һәм яшь армиячеләр озата барды. Тыл хезмәтчәненә һәм балачагы сугыштан соңгы авыр елларда үткән 8 авыл кешесенә аерым хөрмәт күрсәтелде, хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов аларның һәркайсына күчтәнәч тапшырды. Кайбер гаиләләр бирнә җыючыларны мул табын әзерләп каршы алды. Балалар олылар белән бергә авыл буйлап кәнфит җыеп йөрделәр. Бәйрәм йоласын Сәрдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шекше авыл китапханәсе мөдире, "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры һәм белгечләре, кунаклар һәм авыл халкы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев