Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш урта мәктәбе укучылары экологик дәрестә катнашты

Дәресне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов уздырды.

Табигать - ул безнең уртак йортыбыз. Ул гүзәл һәм чиста булсын өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә, аны сакларга һәм яратырга тиеш.

Кечкенәдән үк шуны аңлап үскән, табигать матурлыгын күрә, соклана белгән бала шәфкатьле, кешелекле булып үсә.

Саба районы  Сатыш урта мәктәбе укучылары бик кызыклы экологик дәрестә булдылар. Дәресне аларга укытучы апалары түгел, ә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов уздырды. Балалар табигатьне - сулыкларны, җирне, һаваны ничек сакларга кирәклеген кызыксынып тыңладылар, бик күп сорауларга җавап таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев