Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш мәдәният йортында Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды

Сатыш мәдәният хезмәткәрләре кул эшләреннән күргәзмә һәм мастер-класс тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты мөдире Азат Нәкыйп улы Солтанов бай эчтәлекле гармуннар күргәзмәсе оештырган. Сатыш авылы халкының төрле истәлекле тарихи хатирәләрен саклаучы 63 гармуны күпләрне сокландырды. Һәрбер гармунның кыскача тарихы язылган белешмәләре булдырылган. Гармуннар - халкыбызның моң мирасын саклаучы милли горурлыгыбыз. Сәхнәдә орчык йоласы күренеше куелды.

Мәдәният йортында яшьләрне гармун уйнау серенә өйрәтү дә зур мәртәбә булып тора. Өлкән буын, урта буын һәм яшьләрнең сәхнәдә гармун уйнаулары тәрбияви югарылыкка ия. Мәдәниятебезне саклауда буыннар чылбыры өзелмичә дәвам итә. Семинар-киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәиль улы Заһидуллин айлык эшкә тулы анализ ясады, алга таба эшне оештыруда бурыч-максатлар билгеләде,алда торган Яңа ел бәйрәмнәрен һәм каникул чорында балалар белән эшчәнлекне югары дәрәҗәдә оештыруны таләп итеп куйды.

Чыганак: instagram.com/saba_kultura_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев