Турнирда күрше районнардан да катнаштылар.
Сатыш авыл мәдәният йортында русча бильярд буенча Яңа ел турниры узды. Турнирда сатышлылар гына түгел, Лесхоз, Теләчедән дә килеп катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1 урында - Альберт Юнысов (Теләче)
2 урында - Владимир Логинов (Теләче)
3 урында - Шәйхулла Шәрифуллин (Сатыш)
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев