Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәхәргә тору янгыннан коткарган

Якшәмбе төнендә Байлар Сабасында бер шәхси хуҗалык мунчасында ут чыга.

 

 Якшәмбе  төнендә Байлар  Сабасында  бер  шәхси хуҗалык  мунчасында ут чыга. Сәхәргә торган  күршеләре төтен исе  сизеп,  тиз  арада янгын частена  хәбәр итә. Нәтиҗәдә  янгын оператив рәвештә   сүндерелә, ут башка  каралтыларга  күчәргә  өлгерми. Әмма  мунчаның  эченә зур  зыян  килә, ул  яраксызга әйләнә. Хәзер янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.

  Ут  афәте  белән бәйле   күңелсезлекләрне булдырмауны  күздә тотып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара янгын күзәтчелеге  бүлеге гражданнарның ягу мичләре, электр приборлары белән  эш  иткәндә  аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын  сорый. “Мунча  миченә  артык  кызу итеп  ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Утын  ягылган очракта морҗа өчен утка  чыдам  шамот торбалар  кулланылырга, түшәмннән үткән өлеше  кирпечтән  чыгарылырга тиеш. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланырга ярамый. Янып торучы мичләрне карауны балаларга һәм картларга ышанып калдырмаска кирәк. Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар”,– дип  кисәтә районара янгын күзәтчелеге  бүлеге начальнигы  Айнур  Галимуллин..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X