Шекше “Дисней-ленд”ы һәм “Иң сөйкемле Кыш бабай” бәйгесе
Шекше авылында беренче тапкыр моңарчы күрелмәгән зур чара “Кышкы бәйрәм” оештырылды. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы башлангычы белән үткәрелгән бәйрәм Шекше җирлегендә генә түгел, бөтен тирә-күрше авылларда яшәүчеләрне, йөзләгән кунакны үзенә җәлеп итте.
Яңа 2022 елны каршы алырга әзерләнгән көннәрдә Шекше авылына алып керүче юл өстендә бик матур мәйдан барлыкка килде. Иң уртага төсле утлары белән балкып, әллә каян күренеп утыручы чыршы куелды, ә аның тирәсендә хикмәтле дә, матур да кар сыннары, балалар өчен тау ясалды, сәхнә барлыкка килде, биләмә гирляндалар белән бизәлде. Әлеге эшләрнең барысын да Зарипов Алмаз Зөфәр улы җитәкчелегендәге “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәтчәннәре башкарды. Саба районындагы иң эре һәм алдынгы хуҗалыкның терлекчелек фермалары янында урнашкан кар-боз мәйданчыгын Шекше, Алан-Елга, Сәрдә халкы тиз арада яратып та өлгерде, аны хәтта үзебезнең “Дисней-ленд” дип тә йөртә башлады, гыйнвар каникуллары башлангач та биредән кеше өзелмәде.
3 гыйнвар кичендә “Игенче” мәйданчыгында беренче тапкыр моңарчы күрелмәгән зур чара “Кышкы бәйрәм” оештырылды. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы башлангычы белән үткәрелгән бәйрәм Шекше җирлегендә генә түгел, бөтен тирә-күрше авылларда яшәүчеләрне, йөзләгән кунакны үзенә җәлеп итте. Программа да үзенчәлекле һәм кабатланмас итеп төзелде, төрле конкурслар һәм уеннар, концерт номерлары белән аралашып барды ул.
Күрше Арча районыннан чакырылган алып баручыларның сәламләве, дәртле җырлары һәм Алмаз Зарипов чыгышыннан башланып киткән бәйрәм, “Маскарад костюмнары” парады белән дәвам итте. Сәхнәгә берсеннән-берсе үзенчәлекле әкият геройлары, җәнлек- җанварлар һәм моңарчы күз күрмәгән образлар күтәрелде. Төркем- төркем булып әзерләнеп килүчеләр парадка аеруча ямь өстәде. Иң элек Шекше авылының Комсомол урамында яшәүчеләр чыгыш ясады, Алан-Елганың Совет урамы Кыш бабасы һәм гармунчылары мәйданга тагылмалы машина арбасына утырып керде, Тимершык, Лесхоз, Саба, Шәмәрдәннән килгән кунакларның да чыгышы һәм костюмнары халык тарафыннан югары бәяләнде. “Иң оригиналь маскарад костюмы” ияләре билгеләнде, беренче дәрәҗәле урынны Аю алды, икенче баскычка Маймыл күтәрелде, ә өченче урынга Дуңгыз чыкты.
Бәйрәмгә килгән Кыш бабайлар да матур һәм ихлас теләкләрен җиткереп, үзләре белән таныштырды, алар арасында “Иң сөйкемле Кыш бабай” бәйгесе үткәрелеп, җиңүчеләр ачыкланды. Алан-Елга бабасы –1нче, Тимершыкныкы –2нче, Шекше бабакае 3нче урыннарга, ә Сәрдәнең кыш хуҗалары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.
“Уйна гармун!” конкурсында катнашып, матур көйләр башкарып, халыкны ял иттергән авылдашларыбыз сәхнәгә чакырылып аерым хөрмәтләнде “Кышкы бәйрәм”дә. Гармунчыларның барысына да хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмнең тагын бер күрке “Иң матур бизәлгән чана” ны ачыклау булды. Шекше авылыннан Гөлсинә һәм Рамил Мирзагаләмовлар үзенчәлекле “Яңа ел чанасы”на утыз еллык тарихы булган гармун да салып алып килгәннәр, Юлбарыс дус тартып килгән “Экологик чана” ны пластик стаканнардан ясалган Кар бабай иярләгән, Шекше авылында яшәүче Рәмзия һәм Ренат Мәхмүтовлар исә, балалары, оныклары белән бергәләп “Трактор чана” ясаганнар, бик матур итеп утларын яндырып, менә-менә кузгалып китәргә торучы әлеге транспорт хуҗалары беренчелекне алды.
Шекше җирлегендә туып-үскән ир-егетләрнең иң яраткан уены- хоккей, ничә буын хоккейчылар тәрбияләгән төбәкнең бу кышкы спорт төре тарихында данлы һәм дәрәҗәле урыны бар. “Игенче” мәйданчыгында үткән бәйрәмдә дә әлеге үзенчәлек исәпкә алынып, ир-егетләр арасында кар өстендә “Кәшәкә белән туп куу” ярышы оештырылды. Ундүрт уенчы арасыннан иң җитезләр билгеләнеп, аларга I-III урыннар һәм бүләкләр бирелде, иң оста хоккейчы булып Рөстәм Газиянов танылды. “Аркан тарту” ярышына исә, бишәр кешедән торган командалар чакырылды. Иң көчлеләр башта хатын-кызлар арасында ачыкланды, барлыгы алты команда катнашып, “Шекше кызлары” өченче, “Игенче” гүзәлләре икенче булды, абсолют җиңүгә “Сәрдә кызлары” иреште. Ир-егетләр арасында “Алан-Елга яшьләре”
3нче, “Сәрдә” командасы – 2нче, аларны отып "Шекше егетләре" 1нче урынны яулады.
Яңа елның тәүге зур бәйрәме “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Шекше җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, авыл үзешчәннәре һәм Иләбәр, Мишәбаш, Өтернәс авыл клублары мөдирләре катнашында оештырылды. (300 катнашучы).
Мәгълүматны Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев