Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицеенда хәрби-патриотик айлык узды

Шәмәрдән лицеенда бу юнәлештә эш февраль аенда аеруча активлаша. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, сугыш һәм тыл ветераннарына, инвалидларга шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә.Яшь герой-антифашист көненә багышланган чаралар, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган Хәтер дәресләре уздырыла. Бу чорда Шәмәрдән лицее укучылары "Ватан сакчыларына багышлана" дигән девиз астында эшлиләр.

"Әтиләргә - Ватан сакчыларына"- исеме астында 1-2сыйныф укучылары котлау открыткалары ясады."Ватан сагында" дигән плакатны 3 сыйныфлар иҗат итте. "Туган илне яклау дигән һөнәр бар" фотокүргәзмәсен 4 сыйныфлар оештырды.

Сыйныф җитәкчеләре сугышчан дан урыннары буйлап читтән торып экскурсияләр оештырдылар.Лицеебызда хәрби-патриотик тәрбия бирүче музей да бар. Аны Саба муниципаль районы Юнармия штабы җитәкчесе Вәлиуллин Делюс Миндельевич җитәкли. Музей 2008 елда ачылды. Ул илебез кичергән дүрт сугыш вакыйгаларын үз эченә ала: 1812 елгы Ватан сугышы, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы.Башлангыч сыйныф укучылары бу музейда бик теләп кунак булдылар, хәрби көчләребез турында белем алдылар.

Лицей тимурчылары, волонтерлары "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" акциясендә бик теләп һәм актив катнаштылар.Сугыш һәм тыл ветераннарына, һәйкәл, обелискларга шефлык оештырдылар.

Хәрби-патриотик тәрбия һәм оборона-масса эше айлыгы кысаларында "Сугышта халыкның геройлыгы" "Сугыш чоры балалары", "Ленинград блокадасы" , "Солдатларның батырлыгын исеңдә тот", "Әфганстан - йөрәгемдәге яра" дигән Батырлык дәресләре дә узды.

Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Энҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев