Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә «Подвиг героев - пионеров ВОВ» − дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды

11 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәре − Г.Р.Хадиева 7 нче сыйныфта укучы мәктәп балалары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-антифашитларга багышланган хәтер көне уңаеннан «Подвиг героев - пионеров ВОВ» − дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.

Патриотик чара барышында Г.Р.Хадиева укучыларга презентация күрсәтеп, геройларның тормышлары турында сөйләп барды. Аннан соң балаларга шул вакытлардан алынган өзек-өзек кадрлардан ясалган тарихи видеоматериал күрсәтте дә, балалар белән шул тема һәм батырлык буенча әңгәмә ясады. Хәтер көненә багышланган мәгълүмат сәгате пионер-геройлар хөрмәтенә бер минут тынлык белән тәмамланды. Г.Р.Хадиева җитәкчелегендәге «Мизгел» клуб берләшмәсе дә Бөек Ватан сугышында үзләренең батырлыкларын күрсәткән пионер-геройларга багышлап стенгазета чыгарды.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев