Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә “Тоннель” операциясе   булды

ЮХИДИнең район бүлекчәсе  инспекторлары полиция  хезмәткәрләре  белән  берлектә Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамында 6.30-8.30 сәгатьләрдә  чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде.

 

ЮХИДИнең район бүлекчәсе  инспекторлары полиция  хезмәткәрләре  белән  берлектә Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамында 6.30-8.30 сәгатьләрдә  чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрде.  Ике  сәгатьтә барысы  89 автомобиль  тикшерелгән.  “Барысы 20 йөртүче  административ җаваплылыкка тартылды.  Шуларның 13 иминлек  каешларын эләктермәгән, 3 йөртүче балаларын махсус җайланмага  утыртмаган   иде. Моннан тыш 3  йөртүче Административ  хокук  бозулар турында РФ кодексының 12.37.1 һәм 12.37.2 статьялары таләпләрен үтәмәгән, ягъни автомобильләрен гражданлык җаваплылыгыннан мәҗбүри иминиятләштермәгән  иде.  ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр 500 яки 800 сум  күләмендә штрафка тартылалар”, – дип хәбәр итте  ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. “Тоннель” операциясе барышында автомобиль йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәмәгәннәре өчен салынган штрафларын түләмәгәнме-юкмы  икәнлеге  дә тикшерелә.  Кызганычка  каршы, түләмәүчеләр ай саен  ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев