Шәмәрдәнлеләр “Әйе” диде
Узган якшәмбедә Шәмәрдән авыл җирлегендә 2020 елда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым кертү буенча референдум үткәрелде.
Ял көне булуга карамастан, биш участокка да иртәнге сәгать 7дән үк тавыш бирергә килүчеләр булды. Көндезге сәгать 12ләргә җирлек буенча исемлеккә кертелгәннәрнең 30 процентка якыны референдум бюллетеньнәрен алып, урналарга салган иде инде.
“Шәмәрдәндә уңай үзгәрешләр күренә. Әлбәттә, алар тагын күбрәк булсын. Үзгәрешләрдә үзара салымның да ярдәме бар. Шуңа күрә тавыш бирергә килдек тә һәм, әлбәттә, “Әйе”гә тамга салдык”, – диде авыл җирлеге башкарма комитеты административ бинасында урнашкан участокта тавыш биргән магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсе начальнигы урынбасары Николай Гаврюхин. Бинага керә-керешкә үк 2014 елдан алып үзара салымга башкарылган эшләрнең диварга эленгән слайдлары белән дә танышырга мөмкин иде. Әйтик, биш елда республика бюджетыннан халыкына өстәп Шәмәрдәнне төзекләндерүгә 20 миллион сумга якын акча бирелгән. Аз сумма түгел. Халык референдумга килмәсә, моның бер тиене дә бирелмәс иде. Бу фикерне участокларда йөргәндә күп кешедән ишеттек. Мәдәният йортындагы 2497 участокта тавыш биргән Рөстәм Сабиров аеруча урамнарның асфальтлануына куануын белдерде. “Мин 9 ел зиратны карап тотам. Референдум үткәрелә башлаганчы да халык мәңгелек йортны төзекләндерүгә акча кызганмады. Хәзер дә 300 сум үзара салым күп акча түгел бит инде. Кемдер аны бер сәгатьтә кирәксезгә тотып бетерә, ә бу ел буена бер тапкыр бирелә. Киләсе елга зират өенең түбәсен ябарбыз дип торабыз. Аннан соң балалар өчен мәйданчыклар эшләнә, алар ишек аллаларына ямь бирә. Җыелган акчалар җирлекләргә дүрткә арттырып кайтарыла. Бу – яшәгән җиреңне төзекләндерүгә иң уңайлы чара», – дип фикере белән уртаклашты Илгиз Нигъмәтҗанов.
Шәмәрдәнлеләрнең активлыгы ягыннан лицей бинасына урнашкан участок лидерлык итте. Бирегә исемлеккә кертелгән 1281 кешенең сәгать 12гә 34 проценты килде. “Пик сәгате берләрдән соң булып алыр дип көтәбез”,– диде референдум участогы комиссиясе рәисе Делюс Вәлиуллин. Шәмәрдән авыл җирлегенә кергән Мичәнбаш авылында якшәмбедә көненә туры китереп Әниләр бәйрәме үткәрелде һәм халыкка күчмә әрҗәләргә бюллетень салып, тавыш бирү мөмкинлеге дә бирелгән иде.
Район сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча референдумда исемлеккә кертелгән кешеләрнең 51,54 проценты катнашкан. Аларның 77,99 проценты “Әйе” дип үзара салым бирергә ризалыгын белдергән. Шулай итеп, Шәмәрдәндә референдум узган булып санала. Үзара салым Шәмәрдән зиратын төзекләндерүгә, автомобиль юлларын ремонтлауга, Кырбашта балалар мәйданчыгы ясауга, Мичәнбашта суүткәргечләр челтәрен реконструкцияләүгә тотылачак. Киләсе референдум 1 декабрьдә Саба шәһәр җирлегендә уза.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев