«Синең вакыт» РДШ активистларының республика сменасы
Район яңалыклары

«Синең вакыт» РДШ активистларының республика сменасы

Шушы көннәрдә, районыбызның иң актив укучылары - Ханова Миләүшә, Зәйнетдинова Ралинә, Гәрәева Айзилә, Вәлиуллина Аида «Костер» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында узган «Синең вакыт» РДШ активистларының республика сменасында катнаштылар.

Дүрт көн дәвамында алар республика  районнарыннан килгән фикердәшләре белән аралашып, төрле мастер-классларда катнаштылар. Үзләре белән күп кенә яңа идеяләр, яхшы кәеф һәм уку елына җитәрлек энергия алып кайттылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев