Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шоппер сумка буяу буенча мастер-класс

А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә, «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында, шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрелде.

Хәзер тукыманың буяу популярлаша бара. Кулдан буяу - сезнең әйберләрегезне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Һәрбер кунакның буяулары уникаль иде, бу аның стилен һәм характерын күрсәтте. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсем озак дәвам итсен һәм хуҗасын сөендерсен өчен ниләр эшләп булганын аңлаттылар. Чара ахырында кул эшләре, мастер – класслар һәм мультипликацион фильмнар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев