Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022

Кичә спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022», «2021 елда Татарстан Республикасы спорт мәктәплэре арасында рейтинг», «Россиянең өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» һәм «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы булды.

     Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина, спорт мәктәпләре директорлары һәм тренерлары катнашты.
      2022 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр ТР Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 63 мәктәбеннән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде.
     Татарстан Республикасы муниципаль районнарының «Олимпия спорт төрләре» категориясендәге тренировкалар этабында спортчылар белән эшләүче тренерлар арасында "Осталык" номинациясендә 1 урынны – Зарипова Гөлнара Хәмит кызы алды.
     Хөрмәтле Гөлнара Хәмит Кызы! Сезне мөһим казанышыгыз, лаеклы бүләгегез белән котлыйбыз! Алда тагын да биекрәк унышлар булсын, сез аларны җиңел генә җиңәчәксез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев