24 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында, әниләр көненә багышланган «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән концерт программасы һәм «Көйне танып бел!» уены булып узды.
Үзешчән артистлар барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, кызыклы миниатюралар һәм скетчлар күрсәттеләр. «Көйне танып бел!» уенында өч катнашучы катнашты. Уен барлыгы 3 турдан торды: «Көйне танып белергә», «Дуэт», «Сүзләрдән җыр табарга». Һәр турдан соң катнашучыларга баллар бирелде. Катнашулар бүләк, ә тамашачылар кич буена яхшы кәеф алдылар.





Фото: http://rdk-saby.do.am/
Нет комментариев