Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Су хаталарны кичерми

Суга батудан ничек сакланырга, бата калса кешене ничек коткарырга? Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба районы буенча идарәсе начальнигы Илдар Закировтан сөйләвен сорадык.

Җылы, рәхәт көннәр килүгә сөенсәк тә, бу чорда кешене төрле хәвефле хәлләр сагалап торганын да онытмаска кирәк. Әле җәйнең башы гына,  шулай да суда батып үлүчеләр турындагы тетрәндергеч хәбәрләрне дә ишетергә туры килде инде. Узган атнада Яшел Үзән районында килеп чыккан фаҗигале хәлдә үзебезнең райондашларыбыз да су корбаны булды. Мондый аянычлы хәлләрне ничек булдырмый калырга? Суга батудан ничек сакланырга, бата калса кешене ничек коткарырга? Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба районы буенча идарәсе начальнигы Илдар Закировтан сөйләвен сорадык.

-Быелгы су коену сезоны 1 июньнән башланып китте һәм ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әйе, сусыз тормыш бармый, ләкин ул куркыныч чыганагы да булырга мөмкин. Статистика мәгълүматлары буенча, безнең илдә ел саен су якынча 30-35 меңнән артык кешенең гомерен өзә.   Узган ел  республика сулыкларында 82 кеше  һәлак булган, шуларның 4се- балалар. Балигъ булмаганнарның үлеме аеруча аяныч.  Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре кече яшьтәгеләргә өлкәннәр тарафыннан күзәтчелек булмау,  җиһазланмаган урыннарда су коену һәм йөзә белмәү. Шулай ук суда уйнау, “шаярып бату” кебек хәлләр, кабартылган матраслар/камераларны тиешенчә кулланмау, исерек хәлдә коену да аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Су коенганда һәркемгә түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: таныш булмаган урыннарда коену, йөзү чикләрен билгели торган “буйка”лар артына керү, кисәтүләр һәм тыю язулары куелган урыннарда суга керү тыела. Әти-әниләр, балаларны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз. Ә суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатырга кирәк.

Безнең районда Бөрә елгасы буенда (“Лесная сказка” ял итү урыны артында) су коену өчен махсус җиһазландырылган урын булдырылды. Анда көндезге 11дән кичке 8 сәгатькә кадәр  йөзәргә рөхсәт ителә. Яр буенда ике коткаручы кизү тора. Пляжда кызыну өчен махсус ятаклар куелган. Су буена ял итәргә килүчеләр прокатка катамаранда, көймәләрдә йөзә ала. Шуны да искәртәсе килә, тыелган урыннарда су керү административ тәртип бозуга керә һәм моның өчен билгеле күләмдә штраф каралган. Үз балаларына тиешле булмаган урында су коенырга рөхсәт иткән ата-аналарга да үз вазифаларын тиешле башкармаганнары өчен җавап тотарга туры киләчәк. Барлык куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлсен иде. Җәйләребез хәвеф-хәтәрсез имин үтсен, үзегезне саклагыз!

Суга батучыга беренче ярдәм:

Иң элек үзегезгә бернинди куркыныч янамавына инаныгыз. Суга батучы янына шундук суга ташланмагыз: паника куркыныч — ул сезгә ябышып, су төбенә тартырга мөмкин. Мөмкинлек булса, ярдәмгә чакырыгыз һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән ашыгыч ярдәм чакыруларын сорагыз (112). Янәшәдә генә коткару чаралары (түгәрәк, бау, кабартыла торган матрас) булса, аларны кулланыгыз: предметны кешегә якын ук килеп җитмичә этегез.

Әгәр йөзеп коткарырга уйласагыз, ул сиңа ябышмасын өчен, батучыга арткы ягыннан якынаю дөрес. Инде суга батучы сиңа ябышса, "тозак"тан ычкыну өчен, батучы белән бергә суга чумарга кирәк. Бу очракта ул, су өстендә калырга теләп, коткаручысын җибәрәчәк. Батучы төпкә төшеп киткән булса, коткаручы, суга чумып, батучының кулыннан, култык астыннан яисә чәчләреннән эләктерергә һәм, су төбеннән ныклап этенеп, аяклар һәм буш кул белән эшләп, су өстенә йөзеп чыгарга тырышырга тиеш.

Ярга чыккач, беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты коры урынга яткыралар. Баш түбәндә булсын. Өс киемнәрен салдырып, тәнен куллар яисә коры сөлге белән ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев