Сыйфатлы терлек азыгы – мул продукция нигезе
Яшел урак
Июнь – “Яшел урак” ае. Хәзер районның барлык хуҗалыкларында да күпьелллыкларның беренче катыннан сенаж салу бара. Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу мал азыгын җитәрлек һәм сыйфатлы итеп әзерләүгә бәйле.
Күпьеллыкларны каерылып уңган дип әйтә алмыйсың. Беренчедән, сөт сату бәяләре төшү аркасында аларның үсешенә зур йогынты ясаучы ашлама куллану кимеде. Икенчедән, май аенда яңгырлар яумады, ә июньдәге явым-төшеп, киресенчә, эшкә бераз тоткарлык та тудыра. Шулай да сишәмбедәге өйләгә кадәрге һава торышы безгә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында кырларында йөрергә мөмкинлек бирде. Төп көчләр 100 гектарлы люцерна басуында иде. Рәниф Җамалиев “Ягуар”да яшел массаны Илнур Сәхәбиев, Илфар Фәрхуллин, Динар Хәсбиев, Илсур Миңнемуллин йөрткән “КамАЗ”ларга төяп тора. Эш ике сменада оештырылган. Иртәнге сәгать өчтә көн яктырганда механизаторлар инде йокламый. Бригада кырга чыга. Яңгыр явып тормаганда, билгеле. Өйләдән соң Рәниф Җамалиевны Юлбаттан Зөфәр Мәҗитов алыштырачак.
“Ягуар”ның исеме җисеменә бик туры килә: теземнәрдәге массаны ялмап кына “йота”. Үзтөягеч артыннан башта “КамАЗ”ы белән Илнур Сәхәбиев кузгалды. Рәниф басуны әйләнеп килгәндә, аны Илфар Фәрхуллин алыштырган иде инде. Ни әйтсәң дә, “КамАЗ” әрҗәләре яшел масса белән тиз тула, прицеплары юк. “Покослар урыны-урыны белән бик әйбәт. Сенаж ташуда 24нче елымны катнашам. Аңарчы башка оешмаларда эшләдем, автобус та йөрттем. Хәзер, төпчек ул буларак, әти-әни нигезенә кайттым. Бер дә зарланырлык түгел, шулай тиеш булгандыр. Эш тәртибенә килгәндә, кырга ашарга вакытында чыга, ягулык-майлау материалларын тоткарсыз биреп торалар. Көнгә 10-12шәр рейс ташыйбыз, артыграк та була, бер “КамАЗ” 9-10 тонна килә. “Ягуар”га өлгереп барабыз”,– дип сөйләде “КамАЗ” йөртүче Илсур Миңнемуллин яшел масса төяргә үз чиратын көткән арада.
Клеверны “Челленджер”да Артур Бариев, “МакДон”да аграр көллият студенты Ильяс Хәмитов чаба. Алар ике смена – иртәнге 3тән кичке 9га кадәр эшлиләр. Яшел массаны дымлылыгы ягыннан сенаж өчен кипшерерлек хәлгә килерлек итеп өлгертеп торалар. Бер “Челледжер” гына да тәүлегенә 70 гектар үлән чаба ала. Теземнәрнең торышы чапкычларның кисү биеклеге яңгырлы җәйгә күрә дөрес көйләнгәнлеген күрсәтә. Үсемлек массасы нигездә камыл өстендә утыра, димәк, терлек азыгының көллелеге артмый, ферментлашу процессына тискәре йогынты ясалмый.
Бригадада күпьеллыклар 450 гектар мәйдан били, шулай ук азык катнашмасы чәчелгән басуларда да үләннәр калынаеп килә.
“Терлекләр рационында сенаж төп урынны алып тора һәм аны туплауга зур таләпләр куела. Тиешле микъдарда консервант кушу, басудан чабылган яшел массаны кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм траншеяны 4-5 көн эчендә ябып кую, гади итеп әйткәндә, иң мөһим шартларның берсе. Технологияне саклап әзерләнгән сенаждан хуш ис килеп тора. Түбән температурада туңмый, терлекләр тарафыннан бик теләп ашала. Чабылган үлән кипшерсә, яңгырдан юешләнсә дә, аязса, тиз җилли. Дымлылыгы күбрәк булса, траншеяда яшел массага бераз туратылган салам да кушыла. Сенаж яхшы тыгызлансынга техника ике сменада эшли. Көндез Илмир Мөхлисов “КамАЗ” бушатканын тарата, Рафил Рәхимуллин ”Кировец”та таптата. Айназ Әгъләмов салам ваклый. Икенче сменада аларны “К-700”та Александар Уткин, “Т-150” дә Илгизәр Каюмов алыштыра”, – диде агроном Хәлим Касыймов. Учетчы Нуретдин Вафин әйтүенә караганда, траншеяга 915 тонна сенаж салынган.
Эш дәвам итә.
Язгы чорда район хуҗалыкларында булганда, кайбер белгечләр сөт кимүенең сәбәбен былтыр яңгырлы көннәрдә әзерләнгән сенажның сыйфатына бәйләп аңлаттылар. Быел моңа юл куймау чарасын нәтиҗәлерәк күрергә кирәк. Люцернаны иртә җыеп алу һәм тиз консервлау нәтиҗәсендә сенаж югары туклыклылыкка һәм азык кыйммәтенә ия булачак.
Фәнил Мәүлетов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев