Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Тагын бер йөртүче җәяүгә калды

Суд залыннан

 Юлларда тәртип сакчылары агымдагы елның 16 мартында иртәнге  сәгатьтә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 112нче километрында чит ил маркалы автомобильне туктаталар. Руль артына  1994 елгы Хәбибуллин  фамилияле  йөртүче утырган була. Алкотектор белән тикшерү ул сулап  чыгарган һавада 0,683 миллиграмм/литр алкоголь микъдары барлыгын күрсәтә. Ягъни  йөртүче Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты таләп­ләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә ул тран­с­­­порт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә.

 Эшне судта карау барышында Хәбибуллин административ хокук бозу кылуда гаебен тулысынча таныды. Ул 2026 елның 16 мартында иртән виноград согы эчкәнен, шуннан соң автомобиль руленә утырганын аңлатты. Әлеге сүзләр суд тарафыннан акланырга тырышу дип бәяләнде, чөнки эш буенча җыелган дәлилләр, шул исәптән исереклек халәтенә тикшерү нәтиҗәләре белән кире кагыла.

 Кагыйдә буларак, КоАПның 12.8нче статьясы 1нче бүлеге нигезендә кузгатылган административ эшләр 45 мең  сум штраф һәм  ел ярымга праваны алдыру белән төгәлләнә. Хәбибуллинга да шундый карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев