Тамерлан Галиев «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика видеороликлар конкурсы җиңүчесе булды
Булдырган, егет!
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге бинасы биләмәсендә «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү таантанасы узды. Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче Тамерлан Галиев мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җиңүче булды һәм кубок белән бүләкләнде. Тамерлан әти-әнисе белән бергә бу чарада катнашты, кешене судан коткару алымнарын күрде, авария-коткару техникасы һәм коткару отряды хайваннары (этләре) белән танышты.
Галиевлар гаиләсенә балалар бакчасы белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен һәм чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
диелә балалар бакчасы хезмәткәрләре җибәргән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев