Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбиячеләр эшлекле очрашуга җыелдылар

Сабаның «Шатлык» балалар бакчасында «Балаларның төрле эшчәнлекләрдә сөйләм үсеше» темасына район семинары узды.

     
  Семинарны балалар бакчасы мөдире Рушания Зарипова ачып, очрашуның нәтиҗәле үтүен һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Семинарның практик өлешендә балалар бакчасы педагоглары Р.Р.Сабирова, А.И.Шәйхуллина, А.А.Гыйлемханова кечкенәләр, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыльләр үткәрделәр. Тәрбияче А.Ф. Галиәкбәрова музыка җитәкчесе Нурания Әухадиева  белән берлектә  В.Сутеевның «Алма капчыгы» әкиятенә нигезләнгән өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Алга таба, семинар барышында, педагоглар Сөнгатуллина А.Р., Шәрипова Д.И., Солтанова Р. А., Сабирова Ч.Р., Юнысова Г. Б., Сәйфуллина Г.И. һәм Баһавиева Г.Р. әлеге тема буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 
Йомгаклап, “ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе»  баш белгече Л.М. Гомәрова семинарга нәтиҗә ясады. Семинар югары дәрәҗәдә җылы, дус һәм ышанычлы мохиттә. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев