«Татарстан- Яңа Гасыр» республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Х съездында сабалылар катнаша
Корылтайда районыбыздан әлеге хәрәкәтнең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Иксанова җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Бүген мәркәзебездә Казан физик культура, спорт һәм туризмның Идел буе дәүләт университетында "Татарстан- Яңа Гасыр" республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Х съезды уза. Корылтайда районыбыздан әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Котдус кызы Иксанова җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Корылтайда Тарстанның беренче президенты Минтимер Шаймиев та катнаша. Минтимер Шәрипович Съезд делегатлары алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
Делегатлар составында "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина, Саба муниципаль районының оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Нур Гаязов, район үзәк китапханәсенең комплектлау бүлеге мөхәррире Илсинә Гарипова, "Сабантуй" комплексы хезмәткәре Рафил Латыйпов бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев