Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы — 2025» республика конкурсына йомгак ясалды
Районыбыз кыр корабларын иярләүчеләр үзләрен югары җитештерүчән хезмәттә күрсәттеләр
Ярышлар ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә. Конкурста барлыгы 1423 комбайнчы катнашты, алар арасында 490 җиңүче булды. Ашлык җыю комбайннары арасында 1144 комбайнчының 190ы җиңүче булды, алар 50 мең сум күләмендә премия алачак. Ә 2025 елгы урып-җыю кампаниясе барышында 200 комбайнчы югары күрсәткечләргә ирешеп 30 меңәр сум премиягә лаек булган. Безнең районнан 3 группага кергән комбайннарда (Акрос, КЗС-1218 (GS 12), “Сампо Комия С12”, “Нью Холланд”, “Клаас Трион – 530”, “Клаас Тукано, Джон Дир-9560”, “Массей Ферrюссон-7347”) эшләүчеләр арасында Рөстәм Газизҗанов белән Айрат Галимуллин (“Саба”җәмгыяте) югары күрсәткечләргә ирештеләр. Алар “Джон-Дир” комбайннарында 3643әр тонна ашлык суктырып алдылар.
Терлек азыгы әзерләү комбайннарында югары күрсәткечләргә ирешүчеләр исемлегендә безнең районнан Фәнил Рәхимуллин (“Курсабаш” җәмгыяте) , Фәрит Шәрипов, Хәлил Имамиев, Рамил Миңнебаев (“Клаас Ягуар”, “Саба” җәмгыяте), Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин (“Джон Дир-9560”, “Саба” җәмгыяте), Ильяс Миңнегулов ((“Джон Дир”, “Нырты”), Рафис Һадиуллин (“Шытсу”, “Ягуар”) бар.
Игеннәрне теземнәргә салуда безнең районнан җиңүчеләр булып Артур Бариев (“Юлбат”), Айнур Газизҗанов, Язнур Нәҗмиев, Айнур Галиев (“Саба” җәмгыяте) танылды. Мисалга, Артур Бариев “Челленджер” комбайнында 1651 гектарда эш башкарды.
“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рөстәм Гәрәев, Рәис Шакиров, “Туган як” җәмгыятеннән Нияз Маликов урып-җыю кампаниясе барышында район күрсәткечләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү өчен конкурслы сайлап алу җиңүчеләре булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев