Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда 2023 елда хаҗга бару өчен гаризалар кабул ителә

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2023 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә. Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарында гыйбадәтләр сезоны якынча 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Быел хаҗга квоталар төбәкләрнең ихтыяҗларыннан чыгып бүлеп бирелә, Россия өчен квоталарның гомуми саны исә пандемиягә кадәрге күләмгә җитте – 25 000 урын. Моннан тыш, хаҗиләр өчен дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кертелгән яшь белән бәйле барлык чикләүләр бетерелде. 

Татарстанда хаҗ калу өчен 4 программа эшләнгән. Аларның бәяләре – 360 мең сумнан алып 962 000 сумга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Хәрам мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (самолет белән яки самолет+автобус), туклануга, юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә.

Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә, диелә хәбәрдә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2023-elda-xaga-baru-ocen-garizalar-kabul-itela-5869890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев