Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта

Россия буенча коронавирус белән зарарланучылар саны бер көндә 12 845 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның теркәлгән саны арта бара. Бүген 94 кешедә Covid-19 расланган. Кичә 89 кешедә, 9 февральдә 83 кешедә, 8 февральдә 78 кешедә расланган булган. 

54 кешене хастаханәдә дәваларга кирәк булган, бер көн алдан хастаханәләргә 47 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 196 121 татарстанлы зарарланган.

Шул ук вакытта республиканың 192 473 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән җиде кеше – соңгы тәүлектә.

Республикада рәсми рәвештә Covid-19 чиреннән үлүчеләрнең гомуми саны элеккечә –  2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда урнаштырылды.

Россия буенча коронавирус белән зарарланучылар саны бер көндә 12 845 кешегә җиткән. 8258 пациент сәламәтләнгән. 1391 авыру Covid-19 белән хастаханәгә салынган. Бу авырудан үлгән 36 кеше рәсми теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев