Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марсель Талипов истәлегенә  волейбол ярышы үткәрелде
Район яңалыклары

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марсель Талипов истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде

Бәйгедә 8 команда көч сынашты

5 ноябрь көнне Югары Симет  авылында ир-егетләр арасында Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган   волейбол ярышы үткәрелде. Ярышны карарга дәрәҗәле кунаклар- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хасаншин,  Марсель Хәким улының дуслары да  килде. Барлыгы сигез команда көч сынашты һәм нәтиҗәләргә килгәндә:1 урынга- Симет командасы чыкты, 2 урынга- Саба командасы,3 урынга – Бигәнәй командасы лаек булды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.


Нет комментариев