Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган. Аңа 53 яшь иде.

Хушлашу мәрасиме Универсиада авылы, 35нче номерлы бинада, Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.   Чара иртәнге 8.00дә, гражданнар панихидасы сәгать 10.00да башланыр дип планлаштырыла.

  Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр. 

  • Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018). 
  • 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев