«Татмедиа»да бишенче тапкыр журналистлар өчен ифтар узды
Бу ифтар инде бишенче тапкыр үткәрелә. Ул 5 ел элек «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон башлангычы белән уздырыла башлаган иде. Анда һәрвакыт матбугатка катнашы булган, инде бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр искә алына, алар рухына дога кылына.
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә матбугат вәкилләре, язучылар өчен ифтар узды. Анда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән редакцияләрдән тыш, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татарстан» радиосы, шәхси басмалардагы журналистлар да катнашты.
«Барлыгы 105 кеше чакырылды – матбугатка кагылышлы шәхесләр. Төп оештыручыларның берсе – мин, быел безне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хуплады. Алар бу башлангычны һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә, зур рәхмәт!» – диде Ләбиб Лерон.
Ифтарга Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакырылган иде. Азанны язучы, драматург Данил Салихов әйтте. Җәлил хәзрәт вәгазь сөйләде, мәрхүмнәр рухына дога кылды.
«Татмедиа»да бик күп коллегаларыбыз ураза тота. Без төрле матбугат чараларында эшләүче коллегаларыбызны чакырдык. Икенчедән, ветераннарыбызны чакырып, алар белән күңелле генә очрашу нияте белән оештырдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Ифтарда Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев та катнашты.
Фоторепортаж: Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmediada-bisence-tapkyr-zurnalistlar-ocen-iftar-uzdy-5885045
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев