Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тавыш бир һәм мобиль интернетлы бул

Мобиль интернет кермәгән Сәрдә, Оет, Югары Шытсу, Мамалай, Яңа Мичән, Мичәнбаш, Каз.Бигәнәй авыллары бар, әлеге торак пунктларда яшәүчеләр тавыш бирә ала.

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында кече торак пунктларны 2023 елда югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен гомумроссия тавыш бирүенең икенче этабы башланды. Яше 18 дән арткан һәр татарстанлы сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин итәргә кирәк дип санаган бер авыл торак пункты өчен тавыш бирә ала. Моның өчен гражданга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе кирәк. Порталда  пунктны 2022 елда гамәлгә ашырыла торган цифрлы тигезсезлекне бетерү программасының беренче этабына кертү турындагы мәгълүматны тикшерү мөмкинлеге бар.

Тавыш бирү 2022 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүдә 100дән 500 кешегә кадәр яшәгән барлык торак пунктлар катнаша.  Безнең районда югары тизлекле  мобиль интернет  кермәгән Сәрдә, Оет, Югары Шытсу, Мамалай, Яңа  Мичән, Мичәнбаш, Каз.Бигәнәй  авыллары бар. Димәк, әлеге торак пунктларда  яшәүчеләр тавыш бирә ала.

2022 елның 26 декабрендә РФ Дәүләт хезмәтләрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2023 елда мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк Россия Федерациясенең 1800 торак пунктыннан торган исемлек бастырылачак. Татарстан Республикасы буенча 2023 елга 55 торак пунктын интернетка тоташтыру план­лаштырыла.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгъ­лүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев