Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәкчеләр форумында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең татар бистәләрен өйрәнүгә багышланган форумын уздырды. Анда безнең районның Юлбат авылында яшәүче мәгариф ветераны Илдар Фәтхулла улы Сафин катнашып, “Шәһәр тибындагы Саба бистәсе: үткәне, бугенгесе һәм үсеш перспективалары” дигән темага чыгыш ясады.

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре тарафыннан нәшер ителгән “Татар атлары” китабын аларның тәкъдиме белән Себер төбәгендә яшәүче милләттәшләребезгә тапшырды.

Райондашыбызга халкыбызның милли-мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнеп буыннан-буынга тапшыруга өлеш кертүе өчен Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев