Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терәк-ярдәмебез, күңел җылыбыз көч өстәсен

9 декабрьдә Саба һәм Теләче районнарыннан мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм озатылды. ул ТР хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров җитәкчелегендә 11декабрь көнне махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә илтеп тапшырылды.

Тупланган әйберләр арасында егетләргә җылы киемнәр, газ балоннары, халык телендә «буржуйка» дип йөртелүче мичләр, пычкы, көрәкләр, көн­дәлек кирәк-яраклар, бензин генераторлары, азык-төлек, изоспан җылылык саклау материаллары һәм башка күп төрле товарлар, шулай ук солдатларга якыннары әзерләгән исемле аерым тартмалар да бар иде. Әлеге изге эштә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, «Сугышчан батырлык» оешмасы әгъзалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, гомумән, бөтен районыбыз халкы бердәм кушылды. Фәнис Закиров әйтүенчә, бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциядә ике районнан 200дән артык ир-ат катнаша. Луганск өлкәсендә урнашкан өч батальонда һәм Белгород өлкәсендәге артиллерия дивизионында 140лап мобилизацияләнгән якташыбыз бар.  

Сабада гуманитар ярдәм төялгән машинаны озатырга мобилизацияләнгәннәрнең әти-әниләре, хәләл җефетләре дә килгән иде. «Улым Нияз Мөхәммәтов 25 сентябрьдә китте. Элемтәдә торабыз, Святово шәһәреннән 5-6 километр читтәрәк яшиләр, улым тәэмин итү взводында хезмәт итә. Ул бервакытта да зарланырга яратмады, хәзер дә шулай. Машина йөртү таныклыгын җибәрүемне сорады. Бүген улыма дигән әйберләрне аерым тартма ясап алып килдем», – диде әнисе Рания Мөхәммәтова.

«Без барлыгы өч машина һәм биш кеше – cугыш хә­рә­кәтләрендә катнашкан Ил­гизәр Идрисов, «АROME» кафесы җи­тәкчесе Илмаз Газизуллин, машина йөртүчеләр Радик Сафин, Ринат Габделмәнов һәм мин биш көн юлда булып, 13 декабрь көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны күреп, хәрби тормышлары белән танышып кайттык. Луганск өл­кәсенең Сватово шәһәрендә урнашкан 3 батальонның 9 һәм 11 роталарында, комендант батальоны составындагы районыбыз егет­ләре белән күрешеп аралашу мөмкин булды. Шәхси посылкаларны мөмкин булганча үз кулларына тапшырырга тырыштык, кайберләрен танышларына би­реп калдырырга туры килде. Алар барысы да хуҗаларына барып ирешкәндер дип ышанабыз. Шулай ук Белгород өлкәсендәге артиллерия дивизионында хезмәт итүче егетләр белән күрешеп сөйләштек. Командирлары бе­­­лән дә аралашып, яшәү шарт­­лары, туклану, көнкүреш мәсьәләләре белән таныштык. Егетләр хәрби тормышка ияләнгәннәр, алар белән һәр­вакыт ныклы элемтәдә торабыз. Хәрби ир-егетләребез без­­нең терәк-ярдәмне, күңел җы­­лыбызны тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар!», – диде Фәнис Закиров.

Мобилизацияләнгәннәр  бе­­лән очрашу мизгелләрен Те­­леграм каналы аша Илмаз Га­зизуллин таныштырып бар­­ды. «Лигуна» сәүдә үзә­­ген­дә урнашкан кафеда бүген дә мо­билизацияләнгән егет­ләр өчен гуманитар ярдәм җый­нау дәвам итә. «Инде ике тап­кыр җыйнап хәрби опе­ра­циядәгеләргә юлладык. Баш­ка районнардан, хәтта Мәс­кәү шәһәреннән дә ярдәм итү­челәр булды. Акчалата яр­­дәм күрсәтергә дә мөмкин, чөнки егетләрне техника бе­лән тәэмин итү зарурлыгын күрдек, квадроцикллар белән бу­лышырга планлаштырабыз», – ди Илмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев