Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техника әзер, җир генә “пешсен”: игенчеләрне барысы 52 мең гектарда кыр эшләре көтә

Узган атнада район хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде

Узган атнада  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать  комплексының инженер-техник  бүлеге әйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район  хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.  Аның  составында  Казан аграр университетының игенчелек кафедрасы ассистенты Илсур Гәрәев,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗанов, инженеры Эльмира Ибәтова,  “Россельхозцентр”ның һәм  “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчеләре Васил Кәбиров,  Ильяс Ибраһимов эш­ләде.

Комиссия машина-трактор парк­­ларының, амбар хуҗалы­гы­ның сезонга әзерлеген, трак­­­тор­ларның, тагылма аг­ре­гат­ларның, чәчү орлыгын ин­крус­­тацияләү машиналарының, чә­чү комплексларының техник то­­рышын тикшерде. Төп игътибар хезмәтне саклау таләпләренең үтә­ле­шенә бирелде.

Беренче тукталыш –  “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә өр-яңа “Астра-5.4” чәчкече тәкъ­дим ителде. “Әле җыеп кына чыктык. Бу агрегатны  бик мактыйлар инде. Төп мәйданнар шуның белән чәчеләчәк”, – диде хуҗалык җитәкчесе Айнур Садыйков. “Астра-5.4”не Зөфәр Мәҗитов белән Сирин Гомәров “Вальтра” тракторында ике сменада эшләтәчәк. 

“Шытсу” җәмгыятендә комиссияне барлык техниканы административ бина каршына парадка тезеп каршыладылар. Алар нигездә уңай бәя алды.

“Кайбер искәртмәләр исәпкә алынды. Техник карауны   100 процент барыгызда уздыгыз дип саныйбыз. Инде эш башлан­гач, бары тик юллама белән рейска чыгасы, маршрут буенча йө­рисе була”, – дип киңәш бирде иген­челәргә баш инженер Илгиз Шәвәлиев.

“Бөтен документлар да кулыгызда булсын. Кырга кузгалыр  алын­нан, техниканы  күздән кичерегез. Ахырдан төзек түгел  урыннар табыла икән, сез җаваплы”,– дип өстәде Ильяс Ибраһимов. “Шытсу”да елдагыча, Мөнип За­һидуллин навигацияле “Фиат” чәчү комплексын кырга алып чыга. Трак­тор спутник аша идарә ителә, кыр башына барып җиткәч кенә механизатор аны 180 градуска борып басуга кертеп кенә җибәрә. “Фиат” белән тәүлегенә 150-160 гектарда эш башкарып була. Сменада Мөнип Заһидулинны Рафис Һадиуллин алыштыра.

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында техниканы старт сызыгына кую белән бергә, бик мөһим чарага – симәнәне һава агымы белән җылыту эшенә керешкәннәр иде. Шул рәвешле эшкәртелгән орлыклар тизрәк тишелеп чыга һәм уңышны да күбрәк бирә икән.

 Комиссия шулай ук “Сатыш”ның Каз.Бигәнәй техника паркында, Ныр­ты” предприятиесенең Ар­таш бригадасында, “Игенче” җәм­гыя­тендә булды.

 “Төп бурычы – техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген билгеләү, хезмәтне саклау таләпләренең үтә­­лүен һәм  үсемлекчелек буенча чараларның үтәлүен тикшерү. Трак­торларга сезонлы техник хез­мәт күрсәтелгән, алар дәүләт тех­ник тикшерүен узган, тышкы рәвеше тиешле дәрәҗәдә  булырга тиеш. Эре габаритлы техниканың юлга озатып баручы белән генә чыгуы шарт. Оешма тарафыннан күрсәтелмәгән техника, комиссия эшләгән вакытта ул кыр эшләренә җәлеп ителгән очрактан тыш, әзер түгел, дип санала. Иң күп балл җыйган 3 муниципаль район хуҗалыгы конкурста җиңүче булып таныла. Хуҗалыклар чарага яхшы әзерләнгән. Эш процессында бетереләчәк кайбер кимчелекләргә игътибар ителде. Алар комиссия тарафынан исәпкә алынды”, – диде соңыннан  Инсаф Шәрәфиев.

Комиссия эшен төгәлләгәч, конкурс нәтиҗәләре буенча максималь 50 балл җыйган җаваплылыгы чик­ләнгән “Игенче” җәмгыятенә 1нче урын бирелде. Икенче урында – “Шытсу “ авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесе. “Мөхәмәтшин” һәм “Юл­бат” хуҗалыклары 3нче урынны бүлеште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев