Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены

4 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Тимершык авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Гатин Марат чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать тәртибен тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызының чыгышы 

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев Зөлфәт йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Рәзинә Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хазиевның 2021 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше

9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2021 елда башкарылган эшләр, 2022 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша җыелышта актив катнашты.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев