Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәк авылында иске коены төзекләндерәләр

Чишмә булдыру, кое казу - динебездә бик саваплы гамәл санала.

 Аллаһы Тәгалә ризалыгына өметләнеп яшәүче адәм балалары сулыкларны, чишмәләрне һәрдаим саклап, кадерләп яшиләр. Кешеләрдән рәхмәт ишетү өчен генә түгел, бу изгелекләрне күңел кушулары буенча, ихлас йөрәктән башкаралар. Төбәк авылының Ленин урамында ташландык хәлдә яткан кое да авылның бер төркем  ир-егетләренә тынгылык бирмәгән. Мәхмүт Шәяхмәтов, Рамил Хәйруллин, Рифкат Галимуллин, Тәлгать Камалов һәм Илназ Сафин көннәрдән бер көнне  шушы коены төзекләндерү эшенә керешкәннәр.  Динебездә “Сәдака җәрия” дип аталган сәдака бар. Кешеләр син казыган яки төзекләндергән коедан һәрдаим кулланалар икән,  ул коедан су алган саен, сиңа  әҗере бара. Гомерең бетеп вафат булсаң да, сиңа савап килүдән туктамаячак икән. Бу яңартылган кое да авыл халкына озак хезмәт итсен һәм аны төзекләндерүчеләргә изгелек теләп торсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев