Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ТОННЕЛЬ” ШӘМӘРДӘНДӘ ҮТКӘРЕЛДЕ

ЮХИДИ өчен гомумпрактикага әйләнгән “Тоннель” операциясе бу юлы 16.00-18.00 сә­гатьләрдә Шәмәрдәннең Азин урамын­да үткәрелде. Ике сәгать дәвамында 130га якын автомототранспорт чарасы туктатылып, 21 йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен беркетмә төзелде.

Ни­гездә укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр, иминлек каешларын эләктермәүчеләр, ОСАГО килешүе рәс­миләштермәүчеләр, техник яктан төзек булмаган машинада йөрүчеләр административ җаваплылыкка тартылды. Аек булмаган хәлдә техника белән идарә итүчеләр очрамады. Операция вакытында КоАПның 20.25нче статьясы буенча җаваплылыкка тартылучыларны тикшерүгә дә игътибар ителеп, штрафларын түләмичә йөрүчеләр ачыкланмады.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев