Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Төп чыршы янында «Сабагаз» идарәсе хезмәткәрләре оештырган бәйрәм чарасында бүген дә халык рәхәтләнеп күңел ачты (+видео)

Чыршы янында бәйрәм эстафетасын газчылар районыбыз китапханәчеләреннән кабул итеп алдылар

 Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә халык өчен күптөрле күңел ачу чаралары оештырдылар. Җырлы-биюле бәйрәм тамашасын газчылар күңелле уеннар белән дәвам итте. Иң элек мәйданга җыелган халыкны идарә җитәкчесе Ирек Мөхетдинов сәламләде. Ул  2026 елның шатлык-куанычларга бай булуын, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Кыш Бабай һәм Кар кызы мәйданга  бер капчык күчтәнәч күтәреп килеп керделәр, капчык тәм-томнардан бушаганчы балаларга шигырьләр сөйләттеләр, уеннар уйнаттылар. Алга таба өлкәннәр кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Сәхнәдә Әюп Вакказов, Илсөяр Шакирова моңлы җырларын башкардылар, шагыйрә Илмира Гыймаева  балачаклы, кышкы авылы турында  шигырен бүләк итте. Бәйрәм беткәч тә халык кайтырга ашыкмады. Чыршы тирәсендә биеде, аралашты...

Иртәгә биредә райондашларыбызны кабат  яңа тамаша, яңа программа көтә. Килми калмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев