Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Утар авылында яшәүче Бибирабига Миннеханованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев котлады

  Бибирабига Рәхимҗан кызы 1934 елның15 ноябрендә Түбән Утар авылында дөньяга килә. Ләкин әнисе Кәфия аны тапкач авырый башлый һәм вафат була. Әтисенең туганнары баланы үз гаиләләренә алып тәрбиялиләр. 6 ай булгач әтисе икенче әни  алып кайта һәм баланы үзләренә алып кайталар. Үги әнисе Фатыйма  аны үз баласы кебек карап үстерә. Гаиләдә тагын 2 малай дөньяга килә. Бибирабига апа 1941-1945 елларда башлангыч мәктәптә белем ала. 16 яшеннән колхозда төрле эшләрдә, амбарда симәнә агулауда, басуда бәрәңге, чөгендер эшкәртүдә, урман кисүдә хезмәт куя. 19 ел Түбән Утар авылы медпунктында санитарка булып эшли. 1989 елда лаеклы ялга чыга. Бибирабига апа хәзерге вакытта Түбән Утар авылында ялгызы гына гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев