Тукай әкиятләрен – төсле ташлардан
Аны “Оста” балалар иҗат үзәгенең мозаика сәнгате түгәрәгенә йөрүче балалар илебезнең иң яхшы мозаика осталарының берсе Марат Нәби белән берлектә ясады.
Су Анасы, Шүрәле, Былтыр – әлеге әкият геройлары сурәтләнгән зур панноны тиздән районыбызның бер истәлекле урынында күреп булачак.Панно гади генә түгел, озынлыгы 4 метрдан артып киткән әлеге сәнгать әсәре мозаика техникасында төрле төстәге вак ташлар белән эшләнгән. Аны “Оста” балалар иҗат үзәгенең мозаика сәнгате түгәрәгенә йөрүче балалар илебезнең иң яхшы мозаика осталарының берсе Марат Нәби белән берлектә ясады.
Марат Нәби – Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә танылган мозаика остасы. Аның кул эшләре Мәскәү метросының «Нагатинский затон» һәм «Смоленская» станцияләрен, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләрнең баш гыйбадәтханәсен бизи. Марат Нәбине Саба егет-кызлары белән очраштыру Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы. “Сабада балалар иҗат үзәге ачылышында укучыларның мозаика белән шөгыльләнүен күргәч, алар өчен танылган мозаика остасын чакырып мастер-класс үткәрү уе туды. Иҗат җимешегез Сабаның иң матур урыннарының берсендә лаеклы урын алыр дип уйлыйм”, – диде депутат. Башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов балаларның чын профессионал белән янәшә эшләве бәяләп бетергесез зур тәҗрибә икәнен ассызыклады: “Районыбызда мозаика түгәрәге күп еллар эшләп килә. Быел балалар яңа, заманча җиһазландырылган бинада шөгыльләнә башлады. Бүген сез дөнья күләмендә танылган шәхес белән уртак эш башкарачаксыз, ул һөнәренең серләре белән уртаклашыр, остадан өйрәнеп калыгыз, сорауларыгызны бирегез”, – диде ул.
Алты сәгать дәвамында барган мастер-класста мозаика сәнгате түгәрәгенә йөрүче 40 укучы, түгәрәк җитәкчесе Алсу Шаһвәлиева, балалар иҗат үзәге педагоглары катнашты. “Без иң элек төп геройларны тезәбез, аннары вак детальләргә күчәбез. Гомуми күренешне саклау бик мөһим. Авыр өлешләрне үзем ясыячакмын”, – диде мозаика остасы. Төсне-төскә туры китереп, миллиметрга кадәр төгәллек белән, бирелгән эскиздан тайпылмыйча, вак эш башкарылды. Менә төрле төстәге ташлардан алтын тараклы Су Анасы, урман сарыгы Шүрәле, батыр егет Былтыр, бүрегә әверелгән убырлы пәйда булды. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге иҗади чара районыбызның талантлы егет-кызларына зур бүләк булды. Бөек шагыйрьнең әдәби мирасы чагылган әлеге сәнгать әсәре төрле яшьтәге һәм һөнәри дәрәҗәдәге кешеләрне берләштерде. Мондый мастер-класслар традициягә әверелер һәм киләчәктә барлык катнашучыларны үзенең иҗади һәм рухи эчтәлеге белән сөендерер дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев