Тукай районында узган Сыер  савучылар ярышында райондашыбыз да катнашты
Район яңалыклары

Тукай районында узган Сыер савучылар ярышында райондашыбыз да катнашты

Машина белән сыер саву опе­раторларының республика конкурсы быел 100дән артык кеше катнашында Тукай районының Сәйдәшев исемендәге авыл ху­җалыгы предприятиесендә узды

 Бәйгедә безнең районнан “Юлбат” авыл хуҗалыгы  предприятиесе  сыер  савучысы  Әнисә  Рәхимуллина катнашты. Ул тер­лекчелектә 34 елдан артык эшли,  соңгы 24  елда  машина белән  сыерлар  сава. Күпьеллык  намуслы  хезмәте  өчен  Әнисә Рәхимуллина  Авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  министрлыгының Мактау гра­мотасы һәм “Зур эш стажы” номинациясендә аерым премия белән бүләкләнде. 

 


Нет комментариев